Ксения Собчак 2018 елда президент сайлауларында катнашуы турында игълан итте

Телевидение йолдызы фикеренчә, аның президент сайлауларында катнашуы Россиядә мөһим үзгәрешләргә бер адым булырга мөмкин.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Танылган телевидение алып баручысы Ксения Собчак 2018 елда Россиядәге президент сайлауларына үз кандидатурасын тәкъдим итәргә уйлый, дип яза «Ведомости», телевидение йолдызы хатына сылтама биреп.

Хатта язылганча, Собчак берничә ай дәвамында сайлауларда катнашу турында уйлый. Ул гомере буе ул Росиядә яши һәм эшли, һәм илнең киләчәгенә битараф түгел. Телевидение йолдызы фикеренчә, аның президент сайлауларында катнашуы Россиядә кирәк булган үзгәрешләргә бер адым булырга мөмкин.