news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның сайлауда блогерлар җәлеп итү тәҗрибәсен башка регионнар да куллана

Быелгы сайлауларда блогер-күзәтүчеләр Санкт-Петербургта һәм шулай ук башка берничә регионда катнаша.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның сайлауларда блогер-күзәтүчеләр җәлеп итү тәҗрибәсен федераль дәрәҗәдә кулланалар.

«Татарстанның позитив тәҗрибәсен хәзер федераль дәрәҗәдә куллануларына мин шат», — дип белдерде сайлаучыларның «Минем тавыш» форумында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый күзәтү буенча координация берлеге рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич.

«Бу без әйткән һәм узган ел нәтиҗәләре буенча Россиянең күп кенә регионнарына кулланырга тәкъдим иткән блогер-күзәтүчеләр. Нәрсә килеп чыкканын күрәбез», — диде спикер.

Малькевич быелгы сайлауларда блогер-күзәтүчеләрнең Санкт-Петербургта һәм шулай ук башка берничә регионда катнашуын әйтте. «Ягъни, әлеге тәҗрибә кулланышка алынды», — диде ул.

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы вәкиле Татарстанда барлыкка килгән иң яхшы тәҗрибәләр «ил буенча тарала, бу бик мөһим һәм әһәмиятле», дип өстәде. «Бу безнең узган ел барысы да уңышлы булуын күрсәтә», — диде ул.

Дәүләт Думасына VIII чакырылыш депутатларын сайлаулар өч көн — 17, 18, 19 сентябрьдә уза. Параллель рәвештә Татарстанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылышына ике  — Азино һәм Студентлар округы буенча да өстәмә сайлаулар үткәрелә. Моннан тыш өстәмә рәвештә республикада җирле үзидарә органнары депутатларын да сайлыйбыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100