news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның барлык зур хастаханәләрендә дә тавыш бирергә мөмкин

«Барлык зур клиник үзәкләр дип әйтерлек үзләренең сайлау кампаниясенә кагылышлы участогына ия», — дип белдерде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның барлык зур клиник хастаханәләре пациентлары дәваланудан бүленми генә сайлауларда катнаша ала.

«Барлык зур клиник үзәкләр дип әйтерлек үзләренең сайлау кампаниясенә кагылышлы участогына ия», — диде Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Ул Казанда 28 медицина үзәгендә тавыш бирергә мөмкин булуын искә төшерде.

Шулай ук хәзер яңа коронавирус белән көрәшүче «кызыл зона» пациентларының да тавыш бирү мөмкинлеге бар. Баш табиблар сайлауда катнашырга теләүчеләр турында мәгълүмат җыя, гаризалар булса, Үзәк сайлау комиссиясенә хәбәр итә. Аннары методик эш үткәрелә.

Андрей Кондратьев бүгенгә андый гаризаларның булмавын белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100