news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тавыш бирүнең икенче көнендә 16 меңгә якын күзәтүче эшләде

«Чит ил күзәтүчеләре Татарстанның РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны югары дәрәҗәдә оештырганын билгеләп үтте», — дип билгеләп үтте Андрей Кондратьев.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның икенче көне тәмамланды. 18 сентябрьдә сайлау процессының гаделлеген 16 меңнән артык күзәтүче тикшерде. Шулай ук сайлау участокларында чит ил экспертлары да булды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Чит ил күзәтүчеләре Татарстанның РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны югары дәрәҗәдә оештырганын билгеләп үтте. Коронавируска каршы чаралар, сайлау комиссияләре әгъзаларының әзерлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралары билгеләп үтелде. Казахстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы тавыш бирү барышын күзәтү киң колачлы булуын ассызыклады. Сайлау участокларында барлыгы 16 меңнән артык күзәтүче һәм комиссия әгъзалары эшләде», — дип билгеләп үтте ул.

Кондратьев Татарстанда шулай ук Иҗтимагый күзәтү үзәге эшләвен дә искәртеп узды, анда республиканың барлык сайлау участокларында тавыш бирү барышын реаль вакыт режимында күзәтеп була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100