Татарстанда сайлаучыларның 5,4 проценты өйдән тавыш биргән

Андрей Кондратьев сайлау комиссиясе әгъзаларының өйләргә 19 сентябрьгә, көндезге сәгать икегә кадәр йөриячәкләрен әйтте.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда сайлаучыларның 5,4 проценты өйдән тавыш бирүне сайлаган.

«5,4 процент сайлаучы өйдән торып тавыш бирде», — дип белдерде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Исегезгә төшерәбез, сайлауларның беренче көнендә халыкның 32,1 проценты катнашты. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, өйдән торып вбирү өчен тапшырылган гаризалар саны шактый.

Андрей Кондратьев сайлау комиссиясе әгъзаларының өйләргә 19 сентябрьгә, көндезге сәгать икегә кадәр йөриячәкләрен әйтте.