news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлауларның беренче көнендә Татарстанда видеокамералар эшендә хилафлык күзәтелмәгән

«Видеокамералар эшендә төгәлсезлекләр, аңлашылмаучылыклар һәм хилафлыклар булуы ачыкланмады», — дип белдерде Андрей Кондратьев.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына VIII чакырылыш депутатларын сайлауларда тавыш бирүнең беренче көнендә видеокүзәтү системасы эшендә төгәлсезлекләр, аңлашылмаучылыклар һәм хилафлыклар булмаган.

«"Ростелеком" тарафыннан сайлау участокларында зур мониторинг төркеме булдырылды. Видеокамералар эшендә төгәлсезлекләр, аңлашылмаучылыклар һәм хилафлыклар булуы ачыкланмады», — дип белдерде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Андрей Кондратьев Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мониторинг төркеменең сайлау процессын да күзәтүен: камераларның утсыз да, ут белән дә эшләвен әйтте. «Барлык ситуация дә контрольдә, дәгъвалар юк», — дип белдерде спикер.

Кичә Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына VIII чакырылыш депутатларын сайлауларның беренче көне төгәлләнде. Татарстанның сайлау участокларында 13 меңгә якын күзәтүче эшләде. Гомумән алганда, Татарстанда үз кандидатлары өчен 32,1 процент сайлаучы тавыш бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100