news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлауларның беренче көнендә Иҗтимагый күзәтү үзәге хокук бозуларны очратмаган

Беренче көнне Үзәк тарафыннан гражданнардан алынган 30 мөрәҗәгать тикшерелгән.

Сайлауларның беренче көнендә Иҗтимагый күзәтү үзәге хокук бозуларны очратмаган
Владимир Васильев

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова).  Иҗтимагый күзәтү үзәге сайлауларның беренче көнендә сайлау участоклары эшендә кимчелекләргә тап булмаган.

«Сайлау участокларында нәрсә булганын күзәтүдән тыш, без гражданнарның сайлау участоклары эшендәге хилафлыклар турындагы  мөрәҗәгатьләрен дә тикшерәбез. Кабул ителгән барлык кимчелекләрнең дә фейк характерлы булуын хәбәр итү куанычлы», — дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый күзәтүләр үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин.

Ул беренче көнне Үзәк тарафыннан гражданнардан алынган 30 мөрәҗәгатьнең тикшерелүен әйтте.

«Мисалның берсе: хокук бозылу турындагы видеоматериал теркәлгән. Тикшерә башлыйсың, видеоның махсус эшләнгәне ачыклана», — ди Гафиятуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100