news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Төхвәтуллин: Яңа сайланачак депутатлар милли мәнфәгатьләрне актив якласын иде

«Татарстанның чәчәк атачагына ышанам, үзенең ирешкән казанышларын югалтмас дип өметләнеп яшим», — диде Дәүләт Советы депутаты.

Рамил Төхвәтуллин: Яңа сайланачак депутатлар милли мәнфәгатьләрне актив якласын иде
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Россия Дәүләт Думасына сайлауда катнашты. Ул яңа сайланачак депутатлар милли мәгариф, милли мәнфәгать мәсьәләләрен актив яклаячакларына өметен белдерде.

Рамил Төхвәтуллин Вахитов районы 51нче мәктәпкә — 48нче сайлау участогына сайлауларга килде.

«Яңа сайланачак депутатларга да өметләрем зур, алар да милли мәгарифкә, милли мәсьәләләргә кагылган мәнфәгатьләребезне актив рәвештә якласыннар, тавышлары ишетелсен иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, күп нәрсә депутатлардан тора. «Биш ел аз гомер түгел. Мин үземнең вазифамны намус белән башкарырга тырышам. Әгәр безнең милли мәгарифкә, милли сәясәткә ниндидер һөҗүм ясала икән, мин бервакытта аны җавапсыз калдырмыйм», — ди ул.

«Сайланачак депутатларның кәнәфигә ябышып, төймәгә басып, сүзсез утырулары дөрес булмаячак, чөнки халык аларга ышана. Мин дә, шул исәптән, ышанып калам», — дип саный ул.

Рамил Төхвәтуллин Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны илебез өчен бик әһәмиятле чара булуын, аның илебездә биш елга бер тапкыр үтүен искәртте. «Сайлауларда битараф булып калу, минемчә, дөрес түгел», — диде ул.

«Хыялымда, күзаллавымда Татарстанның чәчәк атачагына ышанам, үзенең ирешкән казанышларын югалтмас дип өметләнеп яшим. Өмет белән генә булмый, гел хәрәкәт кирәк. Мәнфәгатьләребезне яклау зарур», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100