news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокофьев: Сайлау комиссиясе участокларында күзәтүчеләр хокук бозуларга тап булмады

Әлеге сайлауларда партиядән 3 мең күзәтүче эшли, сайлауларның соңгы көнендә, тавыш бирүнең барышын күзәтү өчен, Артем Прокофьев инде 5 мең кешене җәлеп итәргә өметләнә.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Сайлау участокларындагы күзәтүчеләр тавыш бирүнең беренче көнендә хокук бозу очракларын очратмады.

«Безнең күзәтүчеләр җитди хокук бозу очракларына тап булмады. Без әлеге мәгълүматны гомумиләштерәбез. 19 сентябрьдә дә, бүген дә барысы да җитди хокук бозуларсыз гына узар дип өметләнәм», — дип белдерде «КПРФ» партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Артём Прокофьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә. 

Әлеге сайлауларда партиядән 3 мең күзәтүче эшли, сайлауларның соңгы көнендә, тавыш бирүнең барышын күзәтү өчен, Артем Прокофьев инде 5 мең кешене җәлеп итәргә өметләнә.

«Безнең республика традицион рәвештә халыкның күп килүе белән аерыла һәм, әлбәттә, тавыш бирергә халыкның күп килүе минем өчен сюрприз түгел иде», — диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иң күп халык 19 сентябрьдә, сайлауның соңгы көнендә булыр дип ышана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100