Кондратьев: Татарстан оештыруның кабат югары стандартларын күрсәтә

«Участок комиссияләре эшен тоткарларлык яки территориаль комиссияләр эшенә ничектер йогынты ясарлык бернинди дә хәл булмады», — дип сөйләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына VIII чакырылыш депутатларын сайлаулар гадәти режимда уза.

«2021 елгы сайлауларның төп үзенчәлеге — участок комиссияләреннән алынган хәбәрләргә кичекмәстән урынга барып реакция күрсәтү. Без барып, комиссия рәисе һәм комиссия әгъзалары белән кем дәгъва белдерүен, ни булуын тәгаен карадык һәм карар кабул иттек. Сайлаулар гадәти режимда уза.

Участок комиссияләре эшен тоткарларлык яки территориаль комиссияләр эшенә ничектер йогынты ясарлык бернинди дә хәл булмады. Татарстан тагын бер тапкыр оештыруның югары стандартларын күрсәтә», — дип сөйләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Андрей Кондратьев үзенең шәхсән 50 сайлау участогында булуын әйтте. Ул урыннардагы позитив атмосферага, шул исәптән тәртип саклау органнарының да һәрбер сайлаучыга дустанә мөнәсәбәтенә аерым игътибар иткән.

«Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре, сайлау комиссияләре әгъзалары участокларда даими күзәтчелек итә. Бу Россия буенча — 880 мең, Татарстанда 22 мең 155 кеше — бар да киеренке, профессиональ эшли. Алга таба барабыз. Бүген мөһим сәяси кампаниянең икенче көне», — дип белдерде спикер.

Алдарак Андрей Кондратьев видеокамералар эшендә хилафлыклар булмавын әйткән иде.