news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике көн эчендә Татарстанда сайлаучыларның 57 проценттан артыгы тавыш бирде

Бу хакта «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасының сәгать 20:00гә булган якынча мәгълүматларыннан билгеле булды.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике көн дәвамында сайлаучыларның 57,5 % РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Сайлау участокларында тавыш бирүнең икенче көнендә республика сайлаучыларының 57,5 %ы тавыш бирде („Сайлаулар“ дәүләт автоматлаштырылган системасының сәгать 20:00гә булган якынча мәгълүматлары буенча)», — диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100