news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Шәрәфиев: Татарстанда тавыш бирү тыныч бара, кимчелекләр күзәтелмәде

Депутат фикеренчә, Татарстан халкының сайлауларда күпләп катнашуы «халыкның сайлауларга һәм хакимияткә ышануын һәм беренче чиратта республика алга таба да үсүен дәвам итсен, тыныч яшәү өчен тавыш бирүен белдерә».

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Россиянең Дәүләт Думасына депутатлар сайлау тыныч уза, ниндидер җитди кимчелекләр юк.

Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә ЛДПР партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Татарстанда сайлауларның тыныч узуын, кимчелекләр күзәтелмәвен әйтте.

«Сайлауларның тыныч, лаеклы һәм бу сайлау кампаниясенең легитим һәм гадел булуында беркемдә дә шик тудырмый торган итеп узуы безнең бурыч, — диде сәясәтче. — Без җитди кимчелекләр күрмибез, һәм бу барлык сайлау кампаниясенең тыныч узачагына, бернинди дә тавыш купмаячагына ышаныч уята».

Ул ЛДПР партиясенең сайлау участокларына 2 меңнән артык күзәтүче юллавын әйтте. «Сәяси характердагы хокук бозулар һәм кисәтүләр булмады. Әлбәттә, ниндидер техник кимчелекләр һәрбер сайлау участогында бардыр, ләкин алар тикшерелә. Ягъни алар төзәтелә торган ниндидер вак кимчелекләр», — диде Шәрәфиев.

Парламентарий беренче көн нәтиҗәләре буенча сайлауларда халыкның 32 проценттан артыгы катнашуын әйтте. «Традицион рәвештә республикада халык күп катнаша. Ә без өч көнлек сайлауларны алсак, кичә җомга иде, күп кеше авылларга, дачаларына, туганнарына китте, шуңа күрә беренче көнне тавыш бирергә уйлады. Без тавыш бирүнең соңгы көнендә дә халык күп килер дип көтәбез», — дип билгеләп үтте ул.

Депутат фикеренчә, Татарстан халкының сайлауларда күпләп катнашуы «халыкның сайлауларга һәм хакимияткә ышануын һәм беренче чиратта республика алга таба да үсүен дәвам итсен, тыныч яшәү өчен тавыш бирүен белдерә». «Кешеләр сайлауга бара икән, алар үз тавышларын ишетәселәренә һәм аның белән исәпләшәселәренә ышана», — дип өстәде Шәрәфиев.

Дәүләт Думасына VIII чакырылыш депутатларын сайлаулар өч көн — 17, 18, 19 сентябрьдә уза. Параллель рәвештә Татарстанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылышына өстәмә сайлаулар да оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100