news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда дин әһелләре Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

Бүген VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең икенче көне узды.

Чистайда дин әһелләре Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде
http://chistopol-rt.ru/

(Чистай, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре»). Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм «Умиление» храмы настоятеле иерей Андрей Рыбочкин Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде.

Бүген VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең икенче көне узды. Тавыш бирергә өлгергән чистайлылар арасында дин әһелләре дә бар.

Бүген сайлауларда район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм «Умиление» храмы настоятеле иерей Андрей Рыбочкин катнашты.

Мөхәммәд хәзрәт күп профильле көллият бинасында урнашкан 2735 нче сайлау участогында тавыш бирде.

«Без мондый әһәмиятле вакыйгадан читтә калырга тиеш түгел. Җомга вәгазе вакытында без мәхәллә халкы белән дә шул хакта сөйләштек. Чөнки илебезнең киләчәге безнең сайлауга бәйле», — дип билгеләп үтте Мөхәммәт хәзрәт Кыямов.

Иерей Андрей Рыбочкин 2733 нче сайлау участогында, 1нче лицейда тавыш бирде.

«Һәркем үзе хәл итә, сайлауларга барыргамы-юкмы. Әмма илнең иртәгә нинди булачагы бездән тора. Шуңа күрә һәркем үз өлешен кертергә һәм гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Илебезнең якты киләчәгенә ышанабыз», — диде Андрей Рыбочкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100