news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев Татарстан сайлау участокларында Covid-кагыйдәләр үтәлешен бәяләде

«Мин кичә барлык участокларны йөреп чыктым. Барлык участокларда да пандемиягә каршы профилактика ягыннан тавыш бирү төгәл һәм куркынычсыз бара», – диде Андрей Кондратьев.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда сайлау комиссиясе әгъзалары яңа коронавирус инфекциясен таратмау кагыйдәләрен игътибар белән үти.

Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шундый күзәтүләре белән бүлеште

«Мин кичә барлык участокларны йөреп чыктым. Барлык участокларда да пандемиягә каршы профилактика ягыннан тавыш бирү төгәл һәм куркынычсыз бара. Сайлау комиссияләре әгъзалары барлык шәхси иминлек чаралары белән тәэмин ителгән», — дип искәртте спикер. 

Андрей Кондратьев өч участокта сайлау комиссиясе әгъзаларын өйләргә чыгарып җибәрүгә әзерләүдә катнашкан. Аның сүзләренчә, хезмәткәрләрнең бу эшкә никадәр җентекле әзерләнүләрен күреп, ул уңай яктан гаҗәпләнгән: аларның тулы комплект җыелган, алар махсус халатлар, битлекләр, перчаткалар кия, махсус экран һәм сайлаучы өчен шәхси җыелма белән чыгалар.

«Безнең сайлау комиссияләрендә шундый җаваплылык өчен барысына да рәхмәт әйтәсем килә», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100