news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда яшь гаилә сайлауларда катнашты

Әлегә кияү белән кәләш төрле сайлау участокларында сайлады.

Аксубайда яшь гаилә сайлауларда катнашты
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай универсаль технологияләр техникумы бинасында оештырылган сайлау участогы янына туй машиналары туктады. Бирегә яшь парлар Зөлфәт һәм Илсинә Җиһангировлар килде. Җиһангировлар бүгенге көндә яшьләрнең актив гражданлык позициясенә ия булуларын тагын бар кат расладылар.

«Хөрмәтле яшьләр, сезне никахлашу көнегез белән котлыйбыз. Шунысы игътибарга лаек, бүген никахлашу көнегез сезнең гражданлык бурычыгызны үтәү белән туры килде», — дип билгеләп үтте, яшьләрне каршы алып, участок сайлау комиссиясе рәисе Наталья Куштукова.

Яшьләр сүзләренчә, туй көнен сайлаганда алар илнең сәяси тормышындагы әһәмиятле датага — РФ Дәүләт Думасына сайлаулар көнен күздә тотмаганнар. Һәм бүген алар, әлегә яшәү урыны буенча, төрле сайлау участокларында тавыш бирәләр, әмма моннан соң сайлауларга бер адрес буенча йөриячәкләр. 570нче сайлау участогында бары кәләш кенә тавыш бирде.

Ул бюллетень алган вакытта, Зөлфәт түземле генә көтте. Ә аннары үзенең кәләшен тавыш бирү кабинасына үткәрде. Илсинә, тигез хокук өчен тавыш бирәм дип шаяртып, мөстәкыйль сайлады.

Туй кортежы кузгалып китте — яшьләр икенче сайлау участогына ашыкты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100