news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елгы сайлауларны йорт яны территорияләрендәге автобусларда уздыру каралмаган

Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына VIII чакырылыш депутатларын сайлауларда тавыш бирүнең төп ике формасы оештырылган: сайлау комиссиясе участокларында һәм бинадан тыш, ягъни өйдән торып тавыш бирү.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2021 елгы сайлауларның йорт яны территорияләрендәге автобусларда уздырылмаячагын әйтте. 

Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына VIII чакырылыш депутатларын сайлауларда тавыш бирүнең төп ике формасы оештырылган: сайлау комиссиясе участокларында һәм бинадан тыш, ягъни өйдән торып тавыш бирү. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә тагын бер тапкыр искә төшерде.

Спикер сайлауларның беренче көнендә тавыш бирүнең ни өчен ишегалларында уздырылмавына һәм чатырлар куелмавына кагылышлы сораулар бирелгән хәбәрләр килүен әйтте. 

«Кешеләр ризасызлык белдерә, узган сайлауларда тавыш бирүнең мондый формасын ошатуларын әйтә. Әлеге сайлау кампаниясендә мондый тавыш бирү формасы булмаячак дигән карар кабул ителде», — дип искәртте Андрей Кондратьев.

Автобусларда тавыш бирү каралмаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100