news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан балалар омбудсменын Дәүләт Советының 15нче сессиясендә депутатлар билгели

Республика парламенты президиумы чираттагы сессиянең датасын раслады.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан парламентының унбишенче утырышы 24 сентябрьдә узачак, көн тәртибендә 16 мәсьәлә, шул исәптән ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне билгеләү һәм Татарстан Конституция суды судьяларын сайлау карала. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында карар ителде.

Республика парламенты секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырыш барышында шулай ук тугыз республика закон проектын беренче укылышта карау планлаштырыла.

«Аларның бер өлеше финанс блогына карый — Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, 2021 елга хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган төбәк коэффициентын билгеләү, 2021 елга республикада пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы закон проектлары», — дип санады Маврина.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта депутатларга шулай ук 2021 елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын расларга кирәк булачак. «Әлеге закон проектларын, аларда язылган нигезләмәләр республиканың төп финанс законында исәпкә алынсын өчен, бюджет каравына кадәр кабул итәргә кирәк», — дип аңлатты Маврина.

Беренче укылышта карау өчен шулай ук республиканың Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законы әзерләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100