Машковцев: Татарстан - инновацияле җитештерү булдыру буенча лидерларның берсе

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Рөстәм Миңнехановны яңа президент срогы белән котлады.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан — Идел буе федераль округында инновацияле җитештерү булдыру буенча лидер, шул исәптән бу республика халкының хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев хәбәр итте.

Ул Рөстәм Миңнехановны яңа президент срогы белән котлады һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның котлавын укыды.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Сезнең җитәкчелектә Татарстан ышанычлы рәвештә үсешенең яңа этабына чыга. Сез — ун ел дәвамында Татарстанның киләчәген алып баручы кеше. Сайлауларда ышанычлы җиңүегез Татарстан халкының сезгә һәм сезнең эшегезгә ышанычы зур булуын күрсәтте», — диде Машковцев.

Машковцев бүгенге көндә республиканың икътисади, мәдәни һәм спорт уңышлары читтә дә билгеле булуны ассызыклады.

«Россия Президенты Владимир Путин Татарстан алдында төзелеш, инфраструктура проектлары һәм яңа югары технологияле җитештерү булдыру өлкәсендә зур бурычлар куйды», — дип искә төшерде Машковцев.