news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Соңгы ун елда республикабыз динамик үсеш кичерә

«Юлыбыз туры, кыйблабыз бар. Киләчәктә исән-сау булып, Президентның зур һәм эшлекле командасы белән тагын дазуррак үсешләргә, нәтиҗәләргә ирешергә язсын!» - диде ул.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстанның җитди үсеш кичерүен әйтте. «Соңгы ун елда, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек иткән чорда, яшәешебездә зур үзгәрешләр бар. Республикабыз тагын да матур, динамик үсештә», — дип белдерде ул «Татар-информ» журналистына инаугурация тантанасы алдыннан.

«Татарстан Президентына бары тик исәнлек-саулык кына телибез. Юлыбыз туры, кыйблабыз бар. Киләчәктә исән-сау булып, Президентның зур һәм эшлекле командасы белән тагын да матуррак үсешләргә, нәтиҗәләргә ирешергә язсын!» — диде Марат Әхмәтов.

Ул Рөстәм Миңнехановның кайсы юнәлешләрне аеруча өстенлекле итеп билгеләве күптән түгел чыккан зур ике мәкаләсендә чагылыш тапканын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100