Ирек Зиннуров: Киләсе биш елда Татарстан үсеш темпын киметмәс дип көтәбез

«Кешеләр башка төбәкләрдән Татарстанга омтыла — бу күп нәрсә турында сөйли», — ди депутат.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров киләсе биш елда Татарстан Республикасы динамик үсешен дәвам итәр дип өметләнә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Без республиканың шулай ук динамик үсеш алуын, темпларны киметмәвен, ә бары тик арттырганын көтәбез. Без шәһәрләр һәм торак пунктларның яшәү өчен яхшырак һәм уңайлырак булуын күрәбез. Кешеләр башка төбәкләрдән Татарстанга омтыла — бу күп нәрсә турында сөйли», — дип җавап бирде депутат, якындагы биш елда республика тормышы ничек үзгәрәчәк, дигән сорауга.

Ул шулай ук Мәскәүдә эшләвен, әмма Казанга тизрәк әйләнеп кайтырга уйлавын белдерде. «Миңа монда уңайлы», — дип өстәде ул.

Моннан тыш, Зиннуров киләсе елга планнары белән дә уртаклашты. «Минем депутатлык срогы бер ел калды. Кайсы юнәлештә баруны: кабат сайлауларда катнашуны яки башка өлкәне сайларга кирәк», — дип тәмамлады ул.