news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов: Татарстан — яшьләр бәхетле булачак урын

«Бүгенге көн тотрыклылыкка һәм яшьләрнең Татарстанда үзләрен күрсәтә алачагына ышаныч тудыра», — диде яшьләр эшләре министры.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан —  яшьләрне бәхетле итә торган урын. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бу хакта фикерен инаугурация тантанасы алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Бүген бөтен республика, һәр кеше өчен әһәмиятле һәм тарихи вакыйга. Мин моны киләчәгебезгә ышаныч гарантиясе дип әйтер идем. Республика яшьләре исеменнән әйтәсем килә. Бүгенге көн тотрыклылыкка һәм яшьләрнең Татарстанда үзләрен күрсәтә алачагына ышаныч тудыра», — диде Дамир Фәттахов.

Аның фикеренчә, Татарстанда тормыш сыйфаты дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән курс дәвам итсә, Татарстан яшьләре үз киләчәкләрен, уңышларын Татарстан белән бәйли алачак дигән сүз. «Нәкъ менә Татарстан яшьләр бәхетле булачак җир дип әйтергә мөмкин», — дип белдерде яшьләр эшләре министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100