Хаҗипов Теләче башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

Теләчедә узган район Советының чираттан тыш утырышында депутатлар Нәҗип Хаҗипов кандидатурасын бертавыштан хуплады.

(Теләче, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Республиканың Теләче район Советының чираттан тыш утырышында Нәҗип Хаҗиповны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп сайладылар. Депутатлар бертавыштан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим иткән кандидатны хуплады.

«Аның өстенлеге шунда – ул зур тәҗрибәгә ия, муниципалитетларның актуаль бурычларын белә. Аның бай белем багажы район тормышының төрле өлкәләрендә алда торган бурычларны тормышка ашыруда һәм анда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерүдә файдалы булыр дип ышанам», - диде Хаҗипов турында Песошин.

Моңа кадәр Нәҗип Хаҗипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары вазифасын 2003 елдан бирле башкарып килде.

«Минем алга яңа эш, яңа бурычлар куелды. Район коллективы һәм халкы белән бергә аларны хәл итәчәкбез. Мин барлык юнәлешләрдә дә эшләячәкмен, әмма агросәнәгать комплексына аерым игътибар юнәлтермен», — диде Хаҗипов «Татар-информ» корреспондентына.

Элегрәк утырышта депутатлар Теләче Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Илнур Хәмидуллинның отставкага китүе өчен тавыш биргән иде.