Түбән Кама районында 200 меңнән артык кеше тавыш бирү хокукына ия

Иң өлкән яшьтәге сайлаучыларга 102шәр яшь: алар Түбән Камада гомер кичерүче бер бабай һәм өч әби.

(Казан, 18 секнтябрь, “Татар-информ”). Түбәнкамалылар сайлауларда актив катнаша, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Традиция буенча, иң беренче булып тавыш бирергә пенсионерлар һәм бакчачылар килгән. Шәһәрнең рәсми затлары сайлауларга көннең икенче яртысында килер дип көтелә.

Түбән Кама районында 200 меңнән артык кеше тавыш бирү хокукына ия. Иң өлкән яшьтәге сайлаучыларга 102шәр яшь: алар Түбән Камада гомер кичерүче бер бабай һәм өч әби.