Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге исеменнән Башкортстан Президентын 60 яшьлеге белән котлады

Ул Рөстәм Хәмитовка дәүләт һәм Башкортстан тугандаш халкы мәнфәгатьләре өчен хезмәт итүдә яңа уңышлар теләде

 (Казан, 18 август, «Татар-информ»). Бүген Уфада Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитовны 60 яшьлеге белән котлады, аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган котлауны тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Хәмитовка дәүләт һәм Башкортстан тугандаш халкы мәнфәгатьләре өчен хезмәт итүдә яңа уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге, дуслар һәм хезмәттәшләр ярдәмен тоеп яшәргә, шулай ук булачак сайлауларда җиңү теләде.

 ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр бирде.

(Фотосурәт ТР парламенты сайты архивыннан алынды).