news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты район сәламәтлек саклау учреждениеләренә 193 машина тапшырды

Авылларга һәм район үзәкләренә 150 «Лада Ларгус» автомобиле һәм 43 Ford Transit микроавтобусы кайтачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Медицина хезмәткәре көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләрнең сәламәтлек саклау учреждениеләренә 200гә якын машина тапшырды.

ФАП, гомуми практика табиблары офисы һәм район үзәк хастаханәләренә 150 «Лада Ларгус» автомобиле һәм 43 Ford Transit микроавтобусы кайтачак. 2021 елда Татарстанда барлыгы 370 «Медицина хезмәте» автомобиле һәм 43 микроавтобус сатып алырга җыеналар.

Бу машиналарны табиблар чакыруларга чыгу, пациентларны хастаханәгә илтү, шулай ук ерак районнарда яшәүчеләргә дарулар илтү өчен кулланачак.

Узган елда беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча федераль бюджет хисабына 88 автомобиль сатып алынган. Шул ук программа буенча 2021-2025 елларга авыл җирлеге, бистә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларын, үзәк район хастаханәләрен санитар автотранспорт белән җиһазландырырга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100