news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

36 белгечнең хезмәте югары бәяләнде.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау өлкәсендә алдынгы хезмәткәрләргә һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында сәламәтлек саклау өлкәсенең матди-техник базасын камилләштерүдә дәүләтнең өлеше зур булуны искәртте. «Әмма безнең төп байлыгыбыз — үзен халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга багышлаган кешеләр», — дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, Татарстан Президенты медицина хезмәткәрләренең коронавирус пандемиясе белән көрәшкә керткән өлешенә игъбитар бирде.

Татарстан Президенты ашыгыч ярдәм һәм санитар авиация бригадалары хезмәткәрләренә, гомуми практика табибларына, табиб-белгечләргә, фельдшерларга һәм шәфкать туташларына, кече медицина персоналына, техникларга һәм машина йөртүчеләргә, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә аларның эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында 36 белгечнең хезмәте югары бәяләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100