news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кондратьев: Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучыларның имин тавыш бирүен тәэмин итәчәк

Сентябрьдә яңа чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм аерым округлар буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Сентябрь аенда сайлау кампаниясе үткәрү чорында Татарстан Республикасының сайлау участокларында коронавирус инфекциясе таралу шартларында гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен барлык чаралар да күреләчәк. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында комиссия рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Без сезнең белән, коллегалар, сайлаучыларның имин тавыш бирүләрен тәэмин итәргә бурычлы. Һәм без аны тәэмин итәчәкбез. Мин моны ышанып әйтә алам. Без инде хәзер үк, ике айга алдан ук участокларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча эш алып барабыз. Без үзебезнең участокларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең югары планкасы буенча эшләячәкбез», - диде Кондратьев.

Моннан тыш, ТР Үзәк сайлау комиссиясе, кирәк булганда, теләгән кешеләрне вакцинацияләү өчен шартлар тудырырга әзер, дип өстәде ул.

Сентябрьдә яңа чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм аерым округлар буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак.

Элегрәк «Татар-информ» РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә VIII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар 2021 елның 19 сентябрендә узачак, дип хәбәр иткән иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100