news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 19 сентябрь көнне булачак

Россия Президенты Владимир Путин тиешле указны имзалаган.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау 2021 елның 19 сентябрендә узачак. Россия Президенты Владимир Путин тиешле указны имзалады. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.

«Яңа чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны 2021 елның 19 сентябренә билгеләргә», — диелә документта.

Указ рәсми рәвештә басылып чыккан көненнән, ягъни 17 июньнән үз көченә керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100