ТР Дәүләт Советы РФ законнарына вакыф төшенчәсен кертү инициативасы белән чыгачак

Республика мөфтие Госман хәзрәт Исхакый үз мөрәҗәгатендә вакыфның дини оешмаларның финанс мөстәкыйльлеге өчен мөһим булуын билгеләп үтте
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы Россия законнарына “вакыф милке” – мөселман оешмаларына бушлай бирелгән тартып алынмый торган күчемсез милек (аның буенча милектән кергән табыш бары дин ихтыяҗларына гына тотыла) төшенчәсен кертү инициативасы белән чыгыш ясарга җыена, - дип хәбәр итә “Интерфакс”.
“Бу Россия законнары өчен яңа төшенчә. Бөтен ислам дөньясында, әйтик, Согуд Гарәбстаны яки Төркиядә, вакыф милке табигый күренеш. Төрле илләрдә исламга төрлечә якын килү булырга тиеш түгел, шунлыктан без мондый төшенчә булдыру яклы”, -дип белдерде Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Ул хәбәр иткәнчә, республика парламенты каникуллардан соң, ягъни агымдагы елның көзендә РФнең “Намус иреге һәм дини берләшләмәләр турында”гы законына үзгәрешләр кертүче закон проекты өстендә эшли башламакчы.
Р.Вәлиев аңлатып узганча, вакыфның төп үзенчәлеге – аннан кергән табыш бары дини ихтыяҗларга гына сарыф ителә ала, ягъни андый милеккә салым салынырга тиеш түгел.
16 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы республика законына үзгәрешләр кертүче документны имзалады. 1999 елда кабул ителгән законда вакыф милке турында пункт та бар.
Шул ук вакытта агымдагы елның февраль аенда Татарстан прокуроры Кафил Әмиров Дәүләт Советында моңа һәм аның фикеренчә, законның Россия законнарына каршы килүче нигезләмәләренә протест белән чыгыш ясады.
Прокурор протестына карамастан, законның яңа редакциясендә вакыф милке турындагы пункт сакланып калган, әмма документта әлеге өлкә федераль закон белән җайга салына дигән норма кертелгән.
“Мондый вариант безнең закон инициативасы белән чыгарга этәрә. Законга үзгәрешләр кертми торып, фәкать закон актлары белән генә әлеге мәсьәләне хәл итеп булмый”, - дип билгеләп узды ул.
Р.Вәлиев сүзләренә караганда, 2007 елның декабрь аенда Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелеге федераль хакимият адресына җибәргән мөрәҗәгатькә җавап депутатларны канәгатьләндермәгән.
“Җавапны әзерләгән Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы дини оешмаларның тартып алынмый торган милек мәсьәләсе закон белән җайга салынмаган дип белдерә, әлеге мәсьәләне мондый җавап хәл итә алмый”, - дип белдерде депутат.
Алдан хәбәр ителгәнчә, республика мөфтие Госман хәзрәт Исхакый үзенең мөрәҗәгатендә вакыфның дини оешмаларның финанс мөстәкыйльлеге, дини белем бирүне үстерү һәм ислам оешмаларның хәйрия эшчәнлеге өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды.