Владимир Жириновский Президент сайлауларында катнашты

Бүген Россия Президенты вазифасына башка кандидатлар да сайлау участокларына барып тавышларын бирде.
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). ЛДПР лидеры Владимир Жириновский Россия Президенты сайлауларында катнашты, дип хәбәр итә РИА Новости.
 
Ул Мәскәүнең 814нче мәктәбендә урнашкан 2714нче сайлау участогында тавыш бирде.
 
Бүген Россия Президенты вазифасына башка кандидатлар да сайлау участокларына барып тавышларын бирде.
 
Сайлау участоклары кичке сәгать 8гә кадәр эшли.