Теләчелеләр сайлауда үз тавышын бирергә ашыга, кайбер участокларда чират торучылар да бар

Районда иң беренче булып сайлауларга килүче район мәгариф бүлегеннән Илнур Фәрхуллин иде.

(Теләче, 18 март, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Россия Президенты сайлауларында үз тавышыңны үзең ышанган кешегә бирү мөмкинлеген Татарстанның Теләче районы халкы кулдан ычкындырмаска теләп, иртәдән участокларга килә. Кайбер участокларда чиратлар да туды. Район халкының күңеле күтәренке. Теләчедә сайлау бәйрәм кебек үтә, дип хәбәр итә район газетасы.

Теләче авылында урнашкан 2669нчы сайлау участогы ачылганчы ук, райондашларыбыз ишекләр янына килеп баскан иде. Иң беренче булып сайлауга килүче район мәгариф бүлегеннән Илнур Фәрхуллин иде. Аның артыннан ук Зәйтүнә һәм Наис Сәлиховлар гаиләсе үз тавышларын бирергә ашыкты. Районыбыз өлкәннәре бу юлы аеруча активлык күрсәтте. “Илбашлыгын сайлау безнең бурыч. Илебездә бүгенге кебек тынычлык булсын. Дөньялар матур, тормышларыбыз яхшы”, – диде иртүк сайлауга килгән өлкән яшьтәге Фирдәүсә Сабирова. Алай гына түгел, илебезнең киләчәген билгеләүдә яшьләр дә битараф калмады.