“Татарстан кыргызлары милли-мәдәни автономиясе” җитәкчесе илнең язмышына битараф түгел

“Татарстан кыргызлары милли-мәдәни автономиясе” җитәкчесе Бейшенбек Муканбетовилнең язмышына битараф булмаган кеше үз тавышын бирергә тиеш дип саный.

(Казан, 18 март, "Татар-информ"). “Татарстан кыргызлары милли-мәдәни автономиясе” җитәкчесе Бейшенбек Муканбетовилнең язмышына битараф булмаган кеше үз тавышын бирергә тиеш дип саный. Бу турыда "Шәһри Казан" хәбәр итә.

"Мин сайлауга барам. Илнең язмышына битараф булмаган кеше үз тавышын бирергә тиеш. Ул безнең хокукыбыз һәм бурычыбыз. Моңа без җаваплы карарга тиеш. Сайлауларның берсен дә калдырганым юк. Көчле, намуслы, эшчән җитәкчене сайларга тиешбез", - дип әйткән ул.