Рамил Хәйретдинов: Халыкара вазгыять җәмгыятьне берләштерә

Катлаулы шартлар сайлау процессына йогынты ясый, ди ул.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Президентын сайлау шактый катлаулы халыкара шартларда уза. Казан федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов шул фикердә. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә әйтте.

“Россия Федерациясе Президентын сайлау шактый катлаулы халыкара шартларда уза. Бу сайлау процессына йогынты ясый. Мин моның уңай ягын да күрәм: бу вазгыять безгә берләшергә һәм уйлап, карар кабул итәргә мөмкинлек бирә”, - дип саный ул.