Рафаил Гыйльманов: Татарстанның сайлау участокларында җитди хокук бозулар юк

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре сайлаулар көнендә тәртип сакларга районнарга да җибәрелгән.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген сәгать көндезге 12гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлау участокларында җитди хокук бозулар юк. Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шулай дип белдерде.

“Эчке эшләр министрлыгының, башка хокук саклау органнарыныкы кебек үк, сайлау участокларында җәмәгать иминлеген тәэмин итүе төп бурыч булып тора. 16 марттан шәхси составның тәүлеклек эше оештырылды. Барлык сайлау участоклары, тавыш бирү урыннары махсус техника чаралары, этләр ярдәмендә тикшерелде”, - диде ул.

Рафаил Гыйльманов сайлау участокларында чаралар уздыру өчен 8 мең 456 хезмәткәр билгеләнгәнен әйтте. Шул исәптән, министрлык аппаратының 136 хезмәткәре шәхси состав азрак булган муниципаль районнарга җибәрелүен белдерде. Бу - Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле, Кукмара, Теләче, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә районнары. “Алар анда җәмәгать тәртибен тәэмин итәргә булышачак, бүген сайлаулар тәмамланганчы шунда булачак”, - диде министр урынбасары.

Рафаил Гыйльманов әйтүенчә, Россия Президентын сайлауларда җитди хокук бозулар теркәлмәсә дә, вак хилафлык, сайлауга бармаска өндәү кебек очраклар ачыкланган.