Мирҗәмнән хезмәт ветераны Дания Галимова сайлауда үз тавышын бирде

Апаз авыл җирлегендә яшәүче 1444 сайлаучы Россия Президентын сайлаулар көнендә өч участокта тавыш бирә.

(Арча, 18 март, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре").  Дүрт яшь сайлаучы тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.

Бу көнне дулкынланып көттем, - ди Мирҗәм авылында яшәүче хезмәт ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Дания Галимова. - Бик рәхәт тормышта яшибез, тамагыбыз тук, өс бөтен, дөньялар гына имин була күрсен инде.

Тугызынчы дистәне тутырып килүче Дания апа тормышта төрлесен күргән. Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда да авылда авырлыклар җитәрлек була. Яшь кыз башта атлар, аннары дуңгызлар карый. 1966 елда ул "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә. 1971 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Участокка барып сайлау мөмкинлеге булмау сәбәпле, Дания апаны Пөшәңгәр сайлау комиссиясе әгъзалары өенә килеп сайлатты.