Мөслимдә 10.00 сәгатькә 34,4 процент сайлаучы тавыш биргән

Район буенча 5589 сайлаучы гражданлык бурычын үтәргә өлгерде.

(Мөслим, 18 март, "Татар-информ", "Авыл утлары").  Мөслимдә быелгы сайлауларда район халкының активлыгы күзәтелә. Участокларда сайлауларны күзәтүчеләр һәм ирекле халык дружиналары эшли. Район буенча 10.00 сәгатькә 5589 сайлаучы гражданлык бурычын үтәргә өлгерде. Бу – барлык сайлаучыларның 34,4%, дигән сүз. Сайлау участокларында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре кизү тора.

1985 санлы Бакча сайлау участогында 10.00 сәгатькә 550 мөслимле тавыш бирде. Әлеге участокта теркәлгән Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин тавыш бирергә гаиләсе белән килде.

Үзәк мәйданда бәйрәм ярминкәсе эшли. Фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр 40лап ноктада авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итә. “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмалары терлек ите һәм ашлык, “Шиһапов” “Габидуллина” гаилә фермалары сөт ризыклары, “Хәмәдишин”, “Хөснуллин” фермер хуҗалыклары кош ите алып килгәннәр. Сатып алучыларны ярминкәдә чәй һәм коймак белән сыйлыйлар.