Казан аэропортында Президент сайлауларында 402 кеше катнашты

Халыкара аэропорт территориясендә авиапассажирлар һәм аэропорт хезмәткәрләре тавыш бирә.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). “Казан” халыкара аэропортында Россия Президенты сайлауларында 402 сайлаучы үз тавышын биргән. 16 сәгатькә 49 процент сайлаучы үз позициясен белдергән.

“2828 сайлау участогында һава култыгы хезмәткәрләре, якын тирәдәге кунакханәләрдә яшәүчеләр, транзит пассажирлар, әлегә шунда булган гражданнар тавыш бирә”, – ди сайлау комиссиясе рәисе Светлана Романова.

«Безнең сайлау участогында инде Башкортстан, Якутия, Удмуртия гражданнары үз тавышларын бирде. Шулай да сайлаучыларның күбесе – Казан һәм Татарстанның Лаеш районыннан”, – диде рәис.

Тавыш бирүне оештыру һәм сайлауларны үткәрү эшендә аэропорт администрациясе беренче тапкыр гына катнашмый.

“Быел пассажирларга һәм хезмәткәрләргә үз тавышларын аэропортта бирү мөмкинлеге булдырылды. Һәр ярты сәгать саен пассажирларга бу хакта искәртеп торалар”, – диде сайлау комиссиясе әгъзасы Зиннур Хаҗиев.

"Шунысын да искәртеп әйтергә кирәк: быел сайлаучылар үз теләкләре белән күбрәк килә, пассивлык күренми", - диде ул.

Мәскәүдән очып кайткан Галина Дубовик нәкъ шушы сайлау участогында тавыш бирүен белдерде. Ул Мәскәүдән Казанга эш белән килү сәбәпле, яшәү урыны буенча тавыш бирә алмаган. Шуңа күрә дәүләт хезмәтләре сайты аша, Казан аэропортында тавыш бирү өчен махсус анкета тутырган.