Чирмешәндә иртәнге якта сайлаучыларның 44,5 процентыннан артыгы тавыш биргән

Киләчәктә дә ризыкка тилмермичә, тыныч, дус-тату яшик дип сайлауларга килдем, ди Чирмешәндә яшәүче ветеран Рушания Садриева.

(Чирмешән, 18 март, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында Россия Президентын сайлаулар закон кысаларында һәм тыныч шартлар уза. Участокларга иртүк халык агыла башлады. Чирмешән районында исемлеккә кертелгәннәрнең 44,5 проценты, ягъни 6 мең 459 кеше иртәнге сәгать унга кадәр тавыш бирде, дип яза район газетасы.

“Райондагы 34 сайлау участогы да вакытында ачылды, - дип сөйләгән Чирмешән районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Аеруча Туймәт, Әмир, Түбән Кәминкә, Урманасты Үтәмеш, Иске Кади, Кара Чишмә авылларындагы участокларга килүчеләр күп. Моңа төнлә үк кар ява башлау да комачауламады".

"18 мартта район үзәгендә чираттагы ярминкә оештырып та халыкның кәефен күтәрәләр. Ике атнага бер үтүче мондый ярминкәгә читтән дә дистәләгән эшмәкәр, сәүдә нокталары килә, үз районыбызның товар җитештерүчеләре дә рәхәтләнеп сату итә. Бүген дә монда сөт һәм ит ризыклары, бал һәм балык, җиләк-җимеш һәм кием-салым, тере мал, кош-корт, аларга ризык, көнкүреш кирәк-яраклары дисеңме, барын да таба аласың. Кайберләре кибеттә сатылмый да бит", дип яза район сайты.

“Аллага шөкер, тормышыбыз яхшы, бар да бар. Әле менә ярминкәдән өй шартларында, Иске Үтәмештә симертелгән бройлер тавык түшкәләре алдым. Андый тавыклар бик тәмле. Киләчәктә дә ризыкка тилмермичә, тыныч, дус-тату яшик дип сайлауларга килдем", - дип сөйләгән Чирмешәндә яшәүче ветеран Рушания Садриева.