Чаллының иң зур мәктәбендә сайлаулар беренче тапкыр оештырыла

Биредә берьюлы 3 сайлау участогы эшли (№2060, №2061, №2062).

(Яр Чаллы, 18 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Илшат Солтанов). Шәһәребезнең 41 нче урта белем бирү йортында сайлаулар әле беренче тапкыр гына оештырыла. Чөнки әлеге мәгариф учреждениесе бу уку елында гына ачылды һәм ул Чаллыда иң зур мәктәп булып исәпләнә. Шуңа да биредә берьюлы 3 сайлау участогы эшли (№2060, №2061, №2062).

Якын тирәдә яшәүчеләрнең күпчелеге - яшь гаиләләр. Алар сайлауга балалары белән килгән. Әнә шулай әти-әниләре аларга, кечкенәдән үк үз гражданлык вазыйфаңа, җитди карарга да өйрәтә.

Мәктәптә исә сайлаучыларга барлык уңайлыклар да тудырылган. Бернинди ыгы-зыгыда, буталчык та сизелми. Һәр килгән кешегә белгечләр үз участокларын юлны күрсәтеп аңлатып торалар. Шулай ук биредә берничә урында сәүдә нокталары да оештырганнар.

Моннан тыш, мәктәптә “Айданавыборы” (Әйдәгез сайлауга) марафоны кысаларында оештырылган махсус фотозона да эшли. Анда һәр сайлаучы килеп фотога төшә һәм соңыннан, үз сурәтен интернетка куеп, бүләк тә ота ала. Фотоны #Айданавыборы хэштегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк. Сурәтнең кайсы шәһәрдә һәм нинди сайлау участогында төшерелүен дә күрсәтү мөһим. Барлык эшләр дә айданавыборы.рф сайтында чыгачак һәм җиңүчеләрне лайклар саны буенча билгеләячәкләр. Нәтиҗәләрне 26 мартта игълан итәчәкләр, ә бүләкләрне исә 31 мартта тапшырачаклар.