Борис Титов Краснодар краенда тавыш бирде

Бизнес-омбудсмен гражданнарны сайлау участокларына барырга, тавыш бирүдә актив катнашырга өндәде.
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). РФ Президентына кандидат Борис Титов бүген сайлауларда катнашты, дип яза “Коммерсантъ”.
 
Бизнес-омбудсмен Борис Титов үз тавышын Краснодар краенда бирде. Абрау-Дюрсо авылындагы сайлау участогына ул бөтен гаиләсе белән килгән. Ул теркәлү адресы буенча әлеге участокка карый.
 
Бизнес-омбудсмен гражданнарны сайлау участокларына барырга, тавыш бирүдә актив катнашырга өндәгән.
 
Мәгълүм булганча, РФ Президенты вазифасына сигез кандидат дәгъва итә.