#Айданавыборы фотомарафоны җиңүчеләренә нәрсә бүләк ителәчәге билгеле булды

Җиңүчеләр 31 мартта бүләкләнәчәк.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). #Айданавыборы фотомарафоны җиңүчеләренә нәрсә бүләк ителәчәге билгеле булды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә #Айданавыборы медиатөркеме вәкилләре Юлия Сидукова, Динә Хәмзина, Гомәр Дәүләтшин, Кирилл Ершов хәбәр итте.

Фотомарафонда селфи-конкурс җиңүчеләренә 4 айфон, 3 айпад, 3 велосипед бүләк ителәчәк. “Татарстанда яшәүче һәркем өчен республиканың әһәмияте зур. Без кешеләрнең үз төбәгенә мәхәббәте турында сөйләвен телибез. Фотомарафонда танылган шәхесләр, блогерлдар, спортчылар, җәмәгать эшлеклекләре катнашачак. Сайлауда катнашучыларга сайлау участогында баннер янында төшеп, фотографиясен челтәргә куярга кирәк”, - дип аңлатты матбугат очрашуы вәкилләре.

Бәйгедә катнашу өчен, үзеңнең сайлау участогында #Айданавыборы баннеры янында фотога төшү һәм шул хештэг белән Интернетка кую зарур. Аккаунтларның ачык булуы шарт. Иң яхшы фотографияләргә тавышлар 20 марттан 25 мартка кадәр кабул ителә. 25 март көнне көндезге 3 кә тавышларны санап бетерү ниятләнә. Җиңүчеләр 31 мартта бүләкләнәчәк.