Апаз авылында сайлауда халык фотомарафонда актив катнаша

Тормыш иптәше Гөлнур ханым белән сайлауга килгән район башлыгы Илшат Нуриев та акциягә кушылган.

(Арча, 18 март, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре").  Апаз авыл җирлегендә сайлаучылар бик актив. Участок ачылганчы ук мәдәният йорты фойесы халык белән тула язды, халык фотомарафонда актив катнаша, дип хәбәр итә район газетасы.

Сайлаучыларна биредә сайлау комиссиясе әгъзалары, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков  кайнар чәй, күңелле көйләр белән каршы алып тора. Һәркемнең күңеле шат, диелгән әлеге хәбәрдә.

Яшьләр авылдашларына «Айда на выборы » акциясендә катнашырга тәкъдим итә. Тормыш иптәше Гөлнур ханым белән сайлауга килгән район башлыгы Илшат Нуриев та акциягә кушылган. Бу яңалык хезмәт ветераннары күңеленә дә бик хуш килгән. Алар да фотомарафонга бик теләп катнаша.