18 мартта 90 яшен тутырган Алексей Угаров гражданлык бурычын үтәргә өндәде

Яшел Үзәндә яшәүче Александр Николаевичның 38 еллык хезмәт стажы бар.

(Яшел Үзән, 18 март, "Татар-информ", "Яшел Үзән").  18 март, РФ Президентын сайлау көнендә Яшел Үзәндә гомер итүче Угаров Александр Николаевичка 90 яшь тулды.

Александр Николаевич Лаеш районының Рус Саралы авылында туып үсә. 4 сыйныф тәмамлый. 1974нче елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы Серго исемендәге заводта эшли, хезмәт стажы – 38 ел. Хезмәт ветераны, хатыны белән дүрт ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә үзе генә гомер итә. "16 оныгы, 12 оныкчыгы “бабай” дип өзелеп тора, гел килеп, ярдәм итеп торалар", - дип яза газета.

Инде олы яшьтә булса да, юбилей көнендә Александр Николаевич гражданлык бурычын үти.

"Үз гомеремдә бер тапкыр да калдырганым юк! Ничек итеп сайлауда катнашмыйсың да, тавышыңны бирмисең ди?! Бүген дә улым белән сайлау участогына барып, күңелем кушкан кандидат өчен тавыш бирәчәкмен", - диде ул.