Мәскәүдә “Бердәм Россия” съезды ачылды

Мәскәүдә “Бердәм Россия” съезды ачылды

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Бу минутларда Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясенең VIII съезды утырышы уза. Съезд ачылышына Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев килде.

Съезд президиумына Россия Президенты Владимир Путин, партиянең Югары советы рәистәшләре – Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу, Мәскәү мэры Юрий Лужков, партия рәисе Борис Грызлов керде.

Съездда 2000нән артык делегат катнаша. Президент сайлауларына “Бердәм Россия”дән кандидат күрсәтү көн тәртибендә төп мәсьәлә булып тора.

Съезд башланганчы Югары совет һәм “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы президиумының уртак утырышы булды. Утырыш барышында Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга нәтиҗәләр чыгарылды. Сайлаулар уңышлы узды дип танылды. Партия рәисе Борис Грызлов “Бердәм Россия” өчен тавыш биргән кешеләргә янә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук утырыш барышында 5нче чакырылыш Дәүләт Думасы һәм 315 депутаттан торган “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчелеген формалаштыруга бәйле кадрлар мәсьәләләре каралды.

Шул рәвешле, Дәүләт Думасы Рәисе һәм “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе постына бертавыштан Б.Грызлов кандидатурасы күрсәтелде. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасарлары вазифаларына: Рәиснең беренче урынбасары итеп – О.Морозов, Рәис урынбасарлары итеп Ю.Волков, В.Володин, Н.Герасимова, С.Журова, Л.Слиска, В.Язев кандидатуралары күрсәтелде.

Фракциядә 4 төркем төзелде, аларны В.Пехтин, В.Рязанский, А.Чилингаров, Т.Яковлева җитәкләячәк.