Бүген “Бердәм Россия” партиясенең VIII съезды тәмамланачак

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең VIII съезды тәмамланачак

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүдә Ильинка урамындагы Гостиный Дворда “Бердәм Россия” партиясе VIII съездының йомгаклау утырышы узачак.

“Бердәмроссиялеләр” партия исеменнән РФ Президентлыгына кандидат итеп беренче вице-премьер Дмитрий Медведевны рәсми рәвештә күрсәтер дип көтелә.

Искәртеп үтәбез, Д.Медведевны кандидат итеп күрсәтү 4 сәяси партия – “Бердәм Россия”, “Справедливая Россия”, “Гражданская сила” һәм Аграр партиянең уртак карары булды. 10 декабрьдә әлеге партияләрнең җитәкчеләре – Борис Грызлов, Сергей Миронов, Михаил Барщевский һәм Владимир Плотников РФ Президентына бердәм кандидат турында хәбәр итте. “Бу карарны тулысынча хуплыйм”, - дип җавап бирде Владимир Путин.

Моннан тыш, съездның көн тәртибендә – Дәүләт Думасына сайлауларга йомгак ясау. 2 декабрьдә узган тавыш бирү нәтиҗәсендә, “Бердәм Россия” 450 депутат мандатының 315ен алуга һәм парламентның түбән палатасында конституцион күпчелекне формалаштыруга иреште. Съезд шулай ук партия Югары советы бюросының рекомендациясен караячак, ул делегатларга фикер алышу өчен Б.Грызлов кандидатурасын янә Дәүләт Думасы рәисе һәм “Бердәм Россия” фракциясе лидеры вазифасына күрсәтүгә кагылышлы кадр мәсьәләсен чыгара.

Съездда 2 меңгә якын делегат һәм кунак катнашыр дип көтелә. “Справедливая Россия”, “Гражданская сила” һәм Аграр партиянең лидерлары да чакырылган. Съездга 700гә якын журналист аккредитацияләнгән.