ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды

“ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары турындагы” Законның 45 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” закон проекты каралды

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген депутатлар ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында закон проектларын карады.
Аерым алганда, “ТР дәүләт гражданлык хезмәте турындагы” ТР Законына үзгәрешләр кертү турындагы” закон проекты каралды. Документ федераль законда үзгәрешләр булу сәбәпле, әлеге законның аерым нигезләмәләрен карауга юнәлдерелгән. Парламент комитеты рәисе Валентина Липужина аңлатып үткәнчә, “РФ дәүләт гражданлык хезмәте турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы” федераль закон нигезендә дәүләт хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен квалификация имтиханын кичектерү карала. Әлеге закон проекты Дәүләт Советы Президиумына парламентның чираттагы утырышы көн үзәгенә карауга һәм 1нче, 3 нче укылышта кабул ителүгә тәкъдим ителде.
Шулай ук 1нче, 3 нче укылышта карау өчен “ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары турындагы” ТР Законының 45 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” закон проекты тәкъдим ителде.
Бүген ТР Дәүләт Советы шәһәр төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары “Алабуга муниципаль районы” һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турындагы” ТР Законына үзгәрешләр кертү турындагы”; “Актаныш муниципаль районы” һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турындагы” ТР Законына үзгәрешләр кертү һәм аерым муниципаль берәмлекләрне үзгәртү турындагы” закон проектларын хуплады.
Утырышта шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды.