Ф.Мөхәммәтшин Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы сессиясендә катнаша

Иртәгә Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты утырышында Гарәп илләрендәге сәяси үзгәрешләр каралачак

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин Конгрессның XXI сессиясендә катнашу өчен Страсбургка килде.
Иртәгә Страсбургта Конгрессның актуаль мәсьәләләр буенча комитеты утырышы уза, анда Гарәп илләрендәге сәяси үзгәрешләр, дөньяви кризисның берләшкән Ауропага йогынтысы һәм башка мәсьәләләр каралачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ элемтә бүлеге хәбәр итә.