Россия Ауропа берлегенә керергә ниятләми

Россиянең элеккеге СССР буенча күршеләре алдында йөкләмәләре бар, һәм бу фактны да исәпкә алырга кирәк.
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Россия Ауропа берлегенә керергә ниятләми, чөнки ул үзен кайгырта алырлык ил. Бу хакта Ауропа берлеге каршында Россиянең даими вәкиле Владимир Чижов белдерде.

“Без Россия Федерациясе белән Ауропа берлеге зурлыкларын анык бәялибез, һәм яңа әгъзалар кабул итүнең авырлыкларын күрәбез”, - дип билгеләп үтте Чижов Италия Премьер-министры Сильвио Берлускониның Россияне Ауропа берлегендә күрергә теләген шәрехләп. – Россиянең Ауропа берлеге әгъзасы булу ихтыяҗы юк”.

“Россия хәрби-сәяси һәм икътисади яктан үз-үзен тулысынча кайгырта алырлык дәүләт, “ ди дипломат. – Безнең ниндидер берләшмә составында түгел, ә бәлки мөстәкыйль үсеш өчен тулы нигезләребез бар”.

Шул ук вакытта В.Чижов билгеләп үткәнчә, Россиянең элеккеге СССР буенча күршеләре алдында йөкләмәләре бар, һәм бу фактны да исәпкә алырга кирәк, дип хәбәр итә Вести.ру.

Россия – Ауропа берлегенең төп килешүе буенча сөйләшүләрне 14 ноябрьгә Ниццага күчерү турындагы карарны шәрехләп, Россиянең даими вәкиле Мәскәүнең моннан трагедия ясамавын ассызыклады. “Әгәр Ауропа берлегенә вакыт кирәк икән – без көтәргә әзер, - диде ул. – Бездә түземлек җитәрлек”.