О.Морозов: “Дума коррупциягә каршы законнар пакеты өстендә 5 ноябрьдә эшли башлаячак"

Ноябрь аенда парламентарийлар алдында барлыгы 117 закон проектын карау бурычы тора, аларның 21е – Президент һәм Хөкүмәтнең закон инициативалары
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Дәүләт Думасы 5 ноябрьдә палатага РФ Президенты тарафыннан тапшырылган коррупциягә каршы закон проектлары өстендә эшли башлаячак, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов, җомга көнне парламентарийларга Дәүләт Думасының ноябрь аена эш календарен тәкъдим итеп.
Искәртеп узабыз, РФ Президенты Дмитрий Медведев 3 октябрь көнне Дәүләт Думасына коррупциягә каршы законнар пакетын тапшырган иде. Әлеге пакетка “Коррупциягә каршы тору турында”гы закон, шулай ук гамәлдәге берничә законга һәм норматив актларга төзәтмәләр керә.
Ноябрь аенда парламентарийлар алдында барлыгы 117 закон проектын карау бурычы тора, аларның 21е – Президент һәм Хөкүмәт, 12се – Федерация Советы һәм 43е Дәүләт Думасы депутатларының закон инициативалары.
Федераль ведомство башлыклары катнашында “Хөкүмәт сәгатьләре” дә планлаштырылган. 29 октябрьдә “Хөкүмәт сәгате” кысаларында парламентарийлар гражданнарның шәхси иминлеге һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш темасына фикер алышачак. Әлеге тема буенча чыгыш ясау өчен Дәүләт Думасына РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев чакырылган. РФ Генераль прокуратурасы тарафыннан күрелә торган коррупциягә каршы тору буенча чаралар турында парламентарийларга генераль прокурор Юрий Чайка сөйләр дип көтелә.
5 ноябрьдә “Хөкүмәт сәгате” авыл хуҗалыгын үстерүнең 2008-2012 елларга исәпләнгән дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышына багышланачак. Әлеге утырышка авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев чакырылган.
12 ноябрь көнне узачак “Хөкүмәт сәгатендә” “Һәркем алырлык һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сүз барыр дип көтелә. Бу утырышка РФ төбәк үсеше министры Виктор Басаргин чакырылган.
19 ноябрьгә билгеләнгән “Хөкүмәт сәгате” Россиянең алтын валютасы резервлары һәм тотрыклылык фонды акчалары белән идарә итү мәсьәләсенә багышланачак. Әлеге утырышка РФ вице-премьеры, финанс министры Алексей Кудрин һәм Россия Үзәк банкы башлыгы Сергей Игнатьев чакырылган. Бу хакта edinros.ru сайты хәбәр итә.