news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Дәүләт Думасы сайлауларында онлайн-режимында тавыш бирәчәк

Үзизоляциягә киткән дәүләт башлыгы үзен яхшы хис итә.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт Думасы сайлауларында читтән торып катнашачак, дип белдерде дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Президент онлайн-режимында тавыш бирәчәк», — диде Кремль вәкиле.

Дата турындагы сорауга биргән җавабында, Песков Россия лидерының кайчан тавыш бирәчәге турында Кремльнең оператив рәвештә хәбәр итәчәген искәртте. Ул шулай ук үзизоляциягә киткән дәүләт башлыгы үзен яхшы хис итүен билгеләп үтте.

Дума сайлауларында тавыш бирү 17-19 сентябрьдә уза. Дәүләт Думасы катнаш сайлау системасы буенча биш елга сайлап куела: 225 депутат — партия исемлекләре, тагын 225 депутат бер турда бер мандатлы округлар буенча сайлана.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Путин берникадәр вакытка үзизоляциягә китәчәге хакында белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100